Версия для слабовидящих Обращение граждан
Герб

Сельское поселение
Тайняшевский сельсовет
муниципального района Чекмагушевский район
Республики Башкортостан

Белдерү!!!

Ут-күздән сакланыгыз!!!
Ут белүегезчә узе белән саксыз кыланганны, җайсызлыкны, гамьсезлекне яратмый. Янгын вакытында күпме кеше җәрәхәт ала, никадәр зыян күрә, ә никадәр кеше һәлак була. Балалар кечкенәдән үк утның бик куркыныч нәрсә икәнен белеп усәргә тиешләр. Әти-әниләр бу хакта җай чыккан саен сөйләргә тиеш. Әти-әниләргә тагын бер кат кисәтеп үтәсе килә, балаларыгызны сәбәпсез өйдә бер-үзләрен калдырмагыз, шырпыны үзегез белә торган урында гына саклагыз, мичләргә ягарга кушмагыз, тиз янып китә торган сыеклыклар ягулык матдәләре кулланмагыз. Электр чылбырын обой кәгазе астында калдырырга ярамый, телевизор электр җылыту җиһазларын өйдән чыгып киткәндә кат-кат тикшерегез – кушылган килеш калдырмагыз. Газ плитәсе куелган булмәне гел җилләтеп торыгыз. Янгын чыккан очракта тиз 3-53-01 или 112 телефонына шалтыратырга кирәк. Янгын сүндерүчеләр килгәнче кул астындагы чаралар белән янгынны сүндерә һәм зыян күргәннәргә беренче медицина ярдәме күрсәтә башлагыз.